"Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды

05 апрель 2016 ел 10:25

Казанның "Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды. Тернәкләндерү курсларында Россиянең төрле төбәкләреннән 80 инвалид катнаша. Курсларда күрмәүчеләрнең күбесе беренче тапкыр катнаша. 

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үткәнчә, тернәкләндерү курсы барышында киң күләмле белем алу программасы каралган. 1 ай дәвамында күрмәүчеләр Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәнәчәк. Моннан тыш, фикх, гакыйдә, сира буенча дә дәресләр була. Укыту Луи Брайль системасы буенча махсус бастырылган Коръән басмаларын, ислам тематикасына багышланган аудиокитаплар файдаланып, оештырыла. Күнегүләр залында, шулай ук урында ориентлашу буенча дәресләр, бармакларның сизгерлеген арттыру буенча махсус уеннар уздыру күздә тотыла. Дәресләрнең бер өлеше күрмәүчеләргә электрон почта, интернеттан, социаль челтәрләрдән файдалану күнекмәләрен өйрәтү өчен, махсус программа белән тәэмин ителгән заманча компьютер классларында алып барылачак. 

Тернәкләндерү курслары барышында шулай ук күренекле дин әһелләре белән очрашулар оештыру, театрларга бару, дини тематикага багышланган конкурслар, викториналар үткәрү дә ниятләнә. 
 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана