Чистай мөселманнары Әл-Әзһәр университеты мөгаллиме, хәдисләр белгече, шәех Хәмдалла әс-Сафти белән очрашты. Очрашу Чистайның Әнәс мәчетендә узды.
Чит ил кунагы мәчеткә җыелганнарга хәдисләр үзенчәлеген һәм аларның кемнәр аша безнең көннәргә килеп җитүен аңлатты. Шулай ук фикъһе буенча сорауларга җавап бирде.
Ахырдан Чистай мөселманнары шәех белән бергә җирлеккә бәрәкәт, тынычлык сорап дога кылды.