Имам-мөхтәсибләр гыйлем ныгыта һәм фикер алыша

05 апрель 2016 ел 15:06

Бу көннәрдә Югары Осланда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан имам-мөхтәсибләр өчен махсус оештырылган курслар бара. 4 апрельдә уздырылган нәзарәтнең Пленум утырышында әлеге укулар хакында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Курсларга махсус рәвештә дин галимнәрен чакырдык. Чөнки дини сораулар күп, фикерләр төрле, алар хакында сөйләшергә, белергә кирәк. Матуриди гакыйдәсе  өйрәтүләрен дә аңлау мөһим”, - дип искәрткән иде.

Бүген имамнарга Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов “Гакыйдәнең актуаль сораулары” дигән темага лекция сөйләде.

Лекциядән соң мәдрәсә җитәкчеләре һәм мөхтәсибләр ислам мәгарифенә багышланган түгәрәк өстәлгә җыелдылар. Әлеге сөйләшү мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелегендә барды.

“Без белемле имамнар әзерләргә тиеш. Бүгенге көндә мәдрәсәләребез дә, РИУ да бик яхшы белем бирә. Бары тик Татарстанда гына аудит уздырып, мәдрәсәләрдәге уку-укыту тәртипләрен карап, яңа уку-укыту стандартларын кертеп, дини гыйлем бирүне үстерү өстендә эшлиләр. Быел беренче мәртәбә мәчетләр каршындагы курсларда укытучыларга анкета үткәрдек. Алар барлыгы 1145 укытучы, гыйлемнәре төрле дәрәҗәдә. Имамнарга, шулай ук курсларда укытучыларга дини гыйлем бирү тәртибен уйларга кирәк. Безнең өчен аларның төпле дини гыйлемле булуы мөһим. Без барыбыз да дини мәгариф өлкәсендәге җаваплылыкны аңларга тиеш”, - дигән теләген җиткерде ул.

Шулай ук курсларга шәех Габдеррәзәк әс-Сәгъди чакырылды. Ул имамнарның дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Әлеге сөйләшү шәех Габдеррәзәк әс-Сәгъдинең Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисен искә төшерүеннән башланды. “Хәдистә язылган: “Сорагыз, аның файдасы дүрт кешегә булыр, алар аңардан файда күрер. Иң беренче кем шушы сорауны бирә, ул файда табар. Җавап бирүче дә файда күрә, чөнки бу сорау аны эзләнергә, чыганакларны карарга этәрә. Әгәр җавапны белә икән, гыйлемен ныгыта. Шушы сорау-җавапны ишетеп, тыңлап утыручы файда күрә. Дүртенче файда күргән кеше – бу мәҗлестә катнаша һәм сөйләшүне тыңлый алмаучы. Ул катнашучылардан белешеп файда күрә ала”, - дип, шәех сораулар бирергә чакырды. Имам мөхтәсибләр хәнәфи мәзхәбе, тәсбих әйтү, дога кылу, дини мәҗлесләр үткәрү тәртипләре һәм башкалар хакындагы сорауларын юлладылар.

Шәех сөйләгәннәрне гарәпчәдән татарчага РИУ мөгаллиме Рамил Гыйззәтуллин тәрҗемә итте. Ахырдан дин галиме сөйләшүдә катнашучыларга хәдис буенча иҗазәт тапшырды.

Шулай ук курслар кысаларында шәех Хәсән Хәдия, Камил хәзрәт Вәлиуллинның лекцияләрен уздыру каралган.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана