Болгар ислам академиясе теркәлү узды

07 апрель 2016 ел 11:22

2016 елның 4 апрелендә “Болгар ислам академиясе” югары дини белем бирүче мөселман дини оешмасы Бердәм дәүләт реестрында теркәлү узды.  Әлеге оешманы гамәлгә куючылар – Үзәкләшкән дини оешма- Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте, Үзәкләшкән дини оешма - Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте.

Болгар ислам академиясендә югары һөнәри белем бирүче уку йортларына керү өчен әзерлек курслары, югары белеме булган белгечләр өчен  квалификация күтәрү курсларын уздыру, вузлардан соң һөнәри белем, балаларга өстәмә белем, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү һәм башка уку-укыту эшләрен оештыру каралган.  Ислам Болгар академиясе халыкара дини, фәнни гыйлем үзәге булыр дип көтелә.

Мәгълүм булганча, 2014 елның  4 ноябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү  һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады.

Указ нигезендә традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан,  Үзәкләшкән дини оешма- Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте, Үзәкләшкән дини оешма - Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең  Болгар ислам академиясен булдыру инициативасы хупланды.

2016 елның 21 маенда, Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көндә,  Болгар ислам академиясе бинасының нигез ташын салу чарасы үткәрелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана