Татарстан мөфтие Россия ислам мәгарифенә багышланган сөйләшүдә катнашты

07 апрель 2016 ел 14:27

Россия мәгариф һәм фән министрлыгы дини гыйлем бирүне үстерү максатыннан ислам мәгарифенә ярдәм итү программасын тормышка ашыра.  Шулай ук 2014-2016 елларда ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче белгечләрне әзерләү программасы чараларын уздыра. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 7 апрельдә әлеге программа чараларын оештыручы төркемнең Мәскәүдә үткәрелгән чираттагы  утырышында катнашты. Утырышны Россия мәгариф һәм фән министрлыгы уздырды.

Мөфти әлеге чара кысаларында Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белән очрашты һәм җыелышта катнашучыларны Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләде.

“Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте өчен дини белем бирү өлкәсен ныгыту һәм үстерү иң мөһим бурыч булып тора. Чөнки Коръәндә әйтелгән: “Белгән белән белмәгән бер булырмы?”. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “Аллаһ кемгә изгелек теләсә - шуңар динне аңларга ярдәм итәр”, - дигән.  Татарстан бай рухи мираска ия, безнең төбәк ислам  фәне, мәдәнияте үзәге. Тарихтан бу ачык күренә. Татарстан авылларыннан дөньякүләм билгеле галимнәр чыккан. Мәсәлән, Бөгелмә районының Карабаш авылында шәех Габдрахман Карабаш яшәгән. Аның тәҗвид буенча хезмәтен Госманлы империясенең барлык төбәкләрендә укыганнар. Сарман районының Әлмәт авылында икенче зур галим Мөхәммәд Морад Рәмзи туган. Ул күп еллар дәвамында Мәккәдә дини гыйлем биргән. Галимнәребезгә бәйле мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Бүгенге көндә Россия ислам мәгарифен үстерү һәм яшьләребезгә дини белемне үзебезнең илдә бирүне оештыру - төп максат. Татарстанда Болгар ислам академиясен ачу  шушы максатны тормыша ашыру нияте белән башкарыла. Бу проектны Россия Президенты В. Путин һәм Татарстан Президенты Р. Миңнеханов хуплады”, - диде мөфти хәзрәт.

Аннары ул дини мәгарифкә кагылышлы программаны тормышка ашыручыларга үзенең тәкъдимнәрен җиткерде:  “Беренчедән, ислам гыйлеме интернет технологияләр, ягъни сайтлар, ютуб-каналлар аша таралырга тиеш. Икенчедән, берничә федераль теле һәм радиоканалда Ислам турында сөйләүче даими тапшырулар, сәхифәләр булуы мөһим. Ислам турында гыйлем төгәл, файдалы мәгълүмат җиткерүдән башлана. Өченчедән, төрле мәдәни чаралар аша, әйтик, фильмнар аша ислам кыйммәтләрен җиткерү кирәк. Традицион ислам гыйлемен өйрәтү махсуслашкан уку-укыту оешмалары кысаларында гына калырга тиеш түгел. Чөнки динне төрлечә аңлатучылар дөньяви мәгълүмат чараларын да һәм башка мөмкинлекләрне дә файдалана”. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана