“Җомга күчтәнәче” акциясен Хөзәйфә мәчетендә оештырдылар

08 апрель 2016 ел 16:06

Бүген “Җомга күчтәнәче” акциясе Казанның Хөзәйфә мәчетендә үтте. Мәчеткә мәхәлләдәге өлкән яшьтәге һәм аз керемле кешеләр чакырулы иде.

Чара Коръән аятьләрен укып башланды һәм “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләренең чыгышы белән дәвам итте. Аерым алганда, алар “Җомга – изге гамәлләр көне” дигән яңа акция белән таныштырды һәм җыелган халыкка

“Җомга күчтәнәче” таратты. Шулай ук чара кысаларында хәзрәтләр сабырлык һәм иман ныклыгына бәйле вәгазь укыды. Соңыннан барча халык дога кылды.

“Зәкят” фонды Хузейфа мәчете имамы Ирек хәзрәт Мәхмүтовка  ошбу чараны оештырырга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә.

Мәгълүм булганча, җомга көн - мөэмин-мөселманнарның догалары һәм изге гамәлләре кабул була торган көн, һәр мөселман җомга көнен олылап, гөнаһ эшләрдән тыелырга, изге гамәлләр кылырга тырышырга, мохтаҗларга хәер-сәдака бирергә, ата-анасы, кардәшләре белән күрешергә, аларның хәлләрен белергә, Коръән укып зикер әйтергә тиеш. Бу көнне биргән сәдакаларның, кылган изгелекләрнең әҗере дә күпкә артыграк. “Җомга күчтәнәче” акциясе әле күптән түгел генә башлануга карамастан, кардәшләребез аны хуплап, күтәреп алдылар. Күчтәнәчкә акча күчерергә теләк белдерүчеләр көннән-көн арта бара. Мөхтәрәм җәмәгать, бу изге эштә һәркем катнаша ала. Моның өчен Сбербанк картасына (639002629014626229, “Пятничный гостинец” тамгасы белән) 150 сум акча күчерергә яки турыдан-туры “Зәкят” хәйрия фондына (Казань шәһ., Тукай ур., 3; тел.: 89178525414) мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Җомга күчтәнәче” – мохтаҗларның сезнең өчен кылган догасы һәм Аллаһы Раббыбызның ризалыгына ирешү форсаты ул! Кыска вакыт эчендә без инде 50 дән артык гаиләне сөендерергә өлгердек, әмма бу әле эшнең башы гына. Ярдәмгә мохтаҗларның шатлык күз яшьләре, ихлас кылган догалары, һичшиксез, сезгә бәрәкәт булып кайтыр, Кыямәт көнендә изге гамәлләрдән хисапланып, җәннәтләргә керергә сәбәп булыр, иншаллаһ.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана