Татарстан мөфтие Ставрополь краенда

10 апрель 2016 ел 15:00

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 9-11 апрель көннәрендә Ставрополь краена сәфәр кыла. Бүген мөфти Пятигорск шәһәрендә уздырылган “Россия мөселманнары Якын Көнчыгышта тынычлык һәм кризистан чыгу яклы” дип аталган халыкара конференциядә катнашты. Конференцияне Үзәкләшкән дини оешма - Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Әлеге чара Якын Көнчыгыш мөселманнарына терроризмга, экстремизмга каршы көрәштә теләктәшлек белдерү, дини эшләрдә тәҗрибә уртаклашу максатыннан уздырылды.

​Татарстан мөфтие Ставраполь краена сәфәре кысаларында Карачаево-Черкессия Республикасы мөфтие Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдулаев, Ирак дин әһелләре, Ногай мөселманнары аксакаллар шурасы вәкилләре һәм башкалар белән очрашты һәм мөселман өммәте хакында сөйләшүләр алып барды.

Камил хәзрәт чарада катнашучыларны Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләде. Үзенең чыгышында исламның – тынычлык дине булуын һәм ДАИШ идеологиясенең ислам кыйммәтләренә каршы килүен аңлатты. “Бүгенге көндә ДАИШ, кызганыч, ислам исеме белән изге Коръән һәм Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәллам боерыкларының капма-каршысын эшли. Исламның вәхшәт, җимерү, юкка чыгару белән бернинди уртаклыгы юк. Террорчылар, ДАИШ вәкилләре һәм террор оешмалары бернинди “шәригать сугышчылары” түгел, алар – ислам кануннарына төшенеп өлгермичә, туры юлдан тайпылган, адашкан бәндәләр”, - дип сөйләде. 

Конференция эшендә Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, Карачаево-Черкессия Республикасы мөфтие Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Көрдстан Голамә шурасы рәисе, шәех Габдулла Сәет Әл-Вәиси, Ставрополь крае мөфтие Мөхәммәд Рәхимов һәм башка дин әһеллләре, хакимият вәкилләре катнашты. 

Сөйләшү резолюция кабул итү белән тәмамланды. Әлеге резолюциядә Россия мөселманнарының Якын Көнчыгыштагы дин кардәшләребез белән элемтәләрне ныгыту яклы булуы һәм конфликтларны тыныч юл белән хәл итүгә теләктәшлек белдерүе язылган. 

ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН 9-11 АПРЕЛЬДӘ СТАВРОПОЛЬ КРАЕНА СӘФӘР КЫЛДЫ

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана