Татарстан мөфтиенең хәнәфи мәзһәбенә багышланган китабы чыкты

11 апрель 2016 ел 09:41

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Хәнәфи мәзһәбе фикъһына кереш” дип аталган китабы дөнья күрде. Китапны “Хозур” нәшрият йорты нәшер итте.

Басма укучыларны хәнәфи мәзһәбе тарихы, мәзһәбнең төп китаплары белән таныштыра, хәнәфи мәзһәбе фикъһе үзенчәлекләрен аңлата. Шулай ук китапта мәзһәб оешу сәбәпләре турында язылган.

“Хәнәфи мәктәбе – исламда киң таралыш алган хокук мәктәбе. Дөнья күләмендә мөселманнарның яртысыннан күбрәге Әбү Хәнифә мәзһәбендә. Хәнәфи мәзһәбе имам әл-Әгъзам (Бөек имам), дин галиме, нәсихәтче  Әбу Хәнифә исемен йөртә. Шулай да нәкъ менә аны мәктәпкә нигез салучы дип әйтү берникадәр дөрес булмас. Имам Әбү Хәнифә куфий мәктәбе традицияләрен дәвам итүче. Әлеге мәктәпкә ике бөек сәхабә – Габдулла ибне Мәсгудь һәм Гали  ибне Әбү Талиб нигез салган. Әбү Хәнифә һәм аның укучылары көче белән хәнәфи мәзһәбе киң таралыш ала. Шуны да әйтергә кирәк, бик күп мөселман  илләрендә дәүләти статус ала”, - диелә китапта. 

Китап дин белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана