“Энҗе бөртеге” шифаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды

12 апрель 2016 ел 16:03

8 апрельдә Чаллы шәһәрендәге “Энҗе бөртеге” (“Жемчужина”) шифаханәсендә  намаз бүлмәсе ачылды.  Шифаханәдә мәдәният эшләрен оештырып йөрүче Зөләйха Минһаҗева әлеге чараны тантаналы итү өчен зур тырышлык куйган. Җырчы, шагыйрә Римма Карамниса дини эчтәлектәге үз җырларын һәм мөнәҗәтләр башкарды. Ачык төсләрдәге милли киемнәре белән үк чарага бизәк булган курайчы малайлар халкыбыз көйләрен, “Туган тел” җырын башкардылар. Зөләйха ханым күзләргә яшь килерлек итеп Кадыйр Сибгатуллинның “Дога” шигырен, тормыш фәлсәфәсе белән сугарылган үз шигырьләрен укыды.

   “Энҗе бөртеге” баш табибы урынбасары Равил әфәнде шифаханәдә хәләл өстәлләрнең инде булдырылганлыгын, хәзер менә ял итәргә килүчеләр өчен тагы бер рухи уңайлык – намаз бүлмәсе ачылуына бик сөенүен әйтте. “Җаны сауның тәне дә сау була. Ә намаз җаннарга шифа бирүче”, - дигән фикерне җиткерде табиб.

   Тантанада төп сүзне “Нур-Ихлас” мәчетеннән килгән мәчет картлары Хәйдәр ага Низамов һәм Галимҗан ага Сабиров әйтте. Матур итеп үзебезчә татар мәкаме белән азан яңгырады, Коръән  сүрәләре укылды. Кыска гына булса да күңелләргә үтеп кергән вәгазь сөйләнде. Намаз бүлмәсен дә олылап, мәчет дип атадылар бабайлар. “Мәчет – Раббыбызга сәҗдә кыла торган урын дигәнне  аңлата.  Димәк, бу да бүлмә генә түгел, ә мәчет!”- диделәр алар.

   Аннары мәчет намазы укылды. Ял итүчеләр арасыннан да намаз укучылар булуы сөендерде.  Түбән Кама шәһәреннән Нәсих Ситдиков: “Шартлар бик булмагач кайбер намазларны өйгә кайткач каза итеп укырмын дип калдырган идем. Хәзер намаз бүлмәсе булгач, барысын да укырмын, Аллаһ теләсә”,- дип сөенде.   Аксубай районыннан килгән Әлфия Сабирова: “Безнең якларда дин көчле, шөкер. Әби-бабай, әти-әни намаз укыйлар. Үзем дә укый башладым. Сезнең белән янәшә намаз укуыма бик сөендем бүген!”

   Зөлфия, Асия, Элвира ханымнар да намаз бүлмәсе ачылуга шатлануларын белдерделәр.

... Намаз бүлмәсендә матурдан-матур шамаилләр. Өстәлдә Нур-Ихлас мәчете әһелләре  алып килгән китаплар, “Ислам нуры” газеталары. Идәнгә кыйбланы күрсәтеп намазлык та җәелгән. Ишектә - намаз вакытлары җәдвале. Шулай итеп, “Энҗе бөртеге”ндә энҗе бөртегедәй сафлыкка, рухи яктылыкка дәшеп намаз бүлмәсе үз эшен башлады.

                                                        Нәсимә Садыйкова, Чаллы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана