Бүген Казанда җәйге лагерьләр оештыру мәсьәләләренә багышланган курслар ачылды

14 апрель 2016 ел 11:31
Бүген Казанда җәйге лагерьләр оештыру мәсьәләләренә багышланган курслар ачылды

Бүген республика мөхтәсибләренең яшьләр эшләре буенча җаваплы урынбасарлары Казанга җәйге лагерьләр оештыру мәсьәләләренә кагылышлы өч көнлек курсларга җыелды. Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү  мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге оештырган әлеге чарага 100 якын кеше җыелды. Араларында районнарда балалар өчен җәйге лагерьләр оештыру буенча җаваплы кешеләр дә бар иде.

Өч көн дәвамында алар билгеләнгән тема буенча лекцияләр тыңлаячак, психологлар һәм башка белгечләрнең мастер-классларында катнашачак.

Диния нәзарәте исеменнән курсларда катнашучыларны нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сәламләде һәм әлеге укуларның файдалы булуын теләде.


 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана