Бүген республика мөхтәсибләренең яшьләр эшләре буенча җаваплы урынбасарлары Казанга җәйге лагерьләр оештыру мәсьәләләренә кагылышлы өч көнлек курсларга җыелды. Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге оештырган әлеге чарага 100 якын кеше җыелды. Араларында районнарда балалар өчен җәйге лагерьләр оештыру буенча җаваплы кешеләр дә бар иде.
Өч көн дәвамында алар билгеләнгән тема буенча лекцияләр тыңлаячак, психологлар һәм башка белгечләрнең мастер-классларында катнашачак.
Диния нәзарәте исеменнән курсларда катнашучыларны нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сәламләде һәм әлеге укуларның файдалы булуын теләде.