Дин һәм фән әһелләре Коръән тәрҗемәләре хакында фикерләште

19 апрель 2016 ел 14:26
Дин һәм фән әһелләре Коръән тәрҗемәләре хакында фикерләште

Бүген Галиев мәчетендә “Коръәнне татар һәм рус телләренә тәрҗемә итүне бердәйләштерү” дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды. Сөйләшү Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды. Чарада Шиһабетдин Мәрҗәни  исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов, Голәмәләр шурасы баш сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалеев,  нәзарәтнең Коръән бүлеге белгече Булат Мөбәрәков, Коръән һәм сөннәтне тикшерү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Сәлман, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, мөфти киңәшчесе, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.

Дин һәм фән белгечләре очрашуда Изге Китапны татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү хакында фикерләштеләр. Татарстан мөфтие барча мөселманнарга уртак һәм дөрес итеп тәрҗемә ителгән Коръән китабын булдыру мөһимлегенә басым ясады. “Бүгенге заман яшьләре сорауларга җавапны үзләренә туры килгәнне эзлиләр. Шул бер үк сорау белән алар, хәтта җавап тапкач та, башка бик күпләр янына баралар. Үзләренә ошаган җавап ишеткәнчегә кадәр йөрергә  мөмкиннәр. Менә шундый проблемабыз бар һәм безгә Изге Китапның тәрҗемәләрен берләштерү, аларны камилләштерү, шуннан соң уртак бер басма булдыру мөһим”, - диде ул.

Шулай ук тәрҗемәләрнең күп санда булуына игътибар юнәлтте. “Интернет челтәре хәзер төрле тәрҗемәләр, хезмәтләр, фикерләр белән тулган. Коръән китабының тәфсирләрен җыеп, халыкка аңлаешлы бер тәрҗемә әзерләү – алдыбызда торган зур бурычларның берсе. Бу мөһим, олы эшне тормышка ашыруда Раббыбыз ярдәменннән ташламасын”, - дип теләде.

Татарстан мөфтие дин һәм фән әһелләрен  Коръән тәфсирләрен һәм тәрҗемәләрен сайлау процессын тизләтергә һәм үзара фикер алышып уртак бер карарга килү өчен конференция уздырырга чакырды.

Мәгълүм булганча, дин әһелләре Коръән тәрҗемәләрен бердәйләштерү турында  2015 елның 8 августында Казан шәһәренең Тынычлык мәчетендә уздырылган Голәмәләр шурасы җыелышында сөйләшкәннәр иде. Аннары мондый фикер алышуны РИУ уздырды.

Тәрҗемә эше “Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең 2015-2016 елларга чаралар планы кысаларында тормышка ашырыла. Бу эштә Коръәнхафизлар, дин һәм тел белгечләре катнаша. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана