Татарстан мөфтие Казан шәһәре Думасы сессиясендә чыгыш ясады

20 апрель 2016 ел 12:13
Татарстан мөфтие Казан шәһәре Думасы  сессиясендә чыгыш ясады

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәре Думасы  сессиясендә катнашты һәм чыгыш ясады.  Казан ратушасында үткәрелгән сессия шәһәрнең милләтара һәм динара мөнәсбәтләргә кагылышлы сорауларына багышланды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзенең чыгышында дустанә яшәү мөһимлеген ассызыклады. “Кешелек культурасы мозаиканы хәтерләтә. Без – күптөрле. Әмма бу безнең арада бәхәсләр булырга тиеш дигән сүз түгел. Киресенчә, безне берләштергән үзенчәлекләргә игътибар итик. «Татарстан моделе» термины фәнни әйләнешкә ныклап керде һәм ул бар кешелек өчен үрнәк. Халык милли-дини үзенчәлекләрен саклап та, тыныч тормышта яши ала. Дин хөкүмәттән аерылган дигән гыйбәрәне еш кулланабыз. Әмма дин җәмгыятьтән аерылмаган. Дин тарафдарлары җәмгыятьтә һәрвакыт үз юнәлешен күрсәтә килде. Без, мөселманнар, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә өметләнәбез һәм һәр көн догаларыбызда бөтен дөньяда иминлек саклануын сорыйбыз”, - диде ул.

Моннан тыш мөфти Изге Коръән сүзләрен искә төшерде. “Бер мисал китерәсем килә. Әйтик, әгәр кеше бик авыр хәлдә калса һәм аңар кан кирәк булса, андый вакытта бит “резус”ка гына карыйбыз, уңаймы яки тискәреме. Ул канны кайсы милләт кешесе тапшырганны уйламыйбыз. Без гадәти тормышта да кешене аның кешелек сыйфатларына карап бәяләргә тиеш. Ә без моны ничек эшли алабыз? Моңа җавап Коръәндә: ““Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып, белер өчен (Хүҗүрат сүрәсе,  13 нче аять)”.

Бүгенге көндә Татарстан башкаласы Казанда 115тән артык милләт вәкиле яши, 35 милли-мәдәни үзәк, 172 дини җәмгыять эшләп килә.  Барлыгы  116 дини корылма бар. Шуларның 58е мәчет, 48е чиркәү, 12се башка дин гыйбадәтханәләре. “Консенсус” Казан социаль тикшеренүләр институты сораштырулары барышында ачыкланганча, Казан халкының 59 проценты башка дин тарафдарларына карата уңай карашта, 24 проценты битараф, 2 проценты – тискәре мөнәсәбәттә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана