Россия ислам институтында гарәп телен яратучылар клубы эшли башлады. 19 апрельдә әлеге клубның беренче очрашуы уздырылды.
Беренче очрашуда РИИ мөгаллимнәре Рафис Закиров һәм Тимур Шәйхуллин катнашты. Әлеге чараны лингвистика юнәлешендә гыйлем алучы студентлар филологлар белән бергә оештырды. Клубны булдыру инициативасы белән чыккан студент Диас Рафиков фикеренчә, клуб гарәп телен өйрәнүчеләр өчен бер мәйданчык булыр дип көтелә. Шулай ук бу клуб кысаларында чит телдә аралаштырып камилләштерү дә каралган.
Клуб чараларында теләгән һәркем катнаша ала. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 277-68-15.