Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның кайгынамәсе

22 апрель 2016 ел 10:16

Бүген, изге җомга көнендә,  динебез үсешенә зур өлеш керткән остазбикә,  Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче меңләгән дин кардәшләребезнең мөгаллиме, мөхтәрәм дин әһелләрен тәрбияләгән  зур гыйлем иясе  Рәшидә абыстай Исхакый бакыйлыкка күчте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Рәшидә абыстайның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам.

Рәшидә абыстай Арча районының Күпербаш авылында 1924 елның 20 июлендә дөньяга килгән. Унынчы бала булып туган Рәшидә апа сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Бала чакта ук дини тәрбия ала. Аннары дистәләгән еллар дәвамында мөгаллимә булып эшләп, дини гыйлемен республикабыз хатын-кызларына җиткерә. Бу эшләрне ул курыкмыйча совет чорында да алып барган, Тынычлык бистәсендәге өендә яшерен рәвештә гыйлем биргән. Үзгәртеп кору елларыннан соң мәчетләрдә укыта башлый, күп сандагы китаплар нәшер итә. Аның намаз укырга өйрәткән басмасы буыннардан-буыннарга күчә бара һәм балаларны да, өлкәннәрне дә динебез кушканнарны үтәргә өйрәтә.

Бүгенге көндә Рәшидә абыстайның меңләгән шәкертләре Россиянең төрле төбәкләрендә яшиләр, динебез өчен хезмәт куялар. Алар арасында мөхтәрәм дин әһелләре, мөгаллимнәр бар.

Рәшидә абыстай 5 кыз һәм бер малай үстергән олы җанлы ана. Улы Госман хәзрәт Исхаков озак еллар республика мөфтие булды. Бүгенге көндә Рәшидә абыстайның шәҗәрәсен 120 оныгы һәм тораны дәвам итә.

Җеназа намазы 22 апрельдә Казанның “Тынычлык” мәчетендә җомга намазыннан соң уздырыла.

Рәшидә абыстайның урыны җәннәт түрләрендә булсын, якыннарына сабырлык бирсен. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана