Мөселман яшьләренең фикер алышу клубы каникулга китте

22 апрель 2016 ел 10:54

17 апрель көнне Казанның Галиев мәчетендә мөселман яшьләренең фикер алышу клубы бу сезонда үзенең соңгы очрашуын уздырды. Клубның “Ислам һәм музыка” дип исемләнгән әлеге унынчы очрашуы татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап уздырылды.

Шулай ук бу чарада клуб эшчәнлегенә берникадәр нәтиҗәләр дә ясалды.  Искәртеп үтәбез, беренче фикер алышу 2015 елның декабрь аенда үткәрелгән иде. Очрашуларның иң еш кунагы – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин булды, сезондагы соңгы очрашу да аның катнашында узды. Яшьләр чәй өстәле артында музыка турында фикер алышып, мөфтигә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, һәм, һәрвакыттагыча, нигезле, дәлилле җаваплар алдылар.

Ә менә очрашу кысаларында  интернет аша  Кырым яшьләре белән аралашу көтелмәгән бер мизгел булды. Татарстан яшьләре алар белән былтыр узган мөселман форумында танышкан иде. Бекир Адимловның форумның гимнына әверелгән көен ишетү очрашуның темасына да туры килде, яшьләрне форумда алган кичерешләрен яңартты.

Өч  сәгатькә сузылган чарада катнашкан  яшьләргә  бүләкләр таратылды, алар алга таба да  очрашуларны  көтеп калуларын белдерделәр.

Мөселман яшьләренең фикер алышу клубы үз эшен сентябрь аенда дәвам итәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана