Тынычлык мәчетендә җомга һәм җеназа намазлары укылды

22 апрель 2016 ел 14:38

Бүген Казанның “Тынычлык” мәчетендә республика мөселманнары танылган дәгъватчы, мөхтәрәм  остазбикә Рәшидә абыстай Исхакыйны соңгы юлга озаттылар.

Җеназа намазына кадәр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын уздырды.  Рәшидә абыстайның улы  Госман хәзрәт Исхакый  хөтбә белән вәгазьне укыды.  

Аннары барча мөселманнар бергәләп Рәшидә абыстай рухына дога кылдылар, җеназа намазын укыдылар.

Мөхтәрәм абыстай белән хушлашырга аның балалары, туганнары, чордашлары, күп сандагы шәкертләре, Казан имамнары, район мөхтәсибләре, җәмәгать эшлеклеләре, бистә халкы җыелды. Остазбикәне соңгы юлга озатырга килгәннәр мәчеткә сыймады.

Татарстан мөфтие Рәшидә абыстайның якыннарының кайгысын уртаклашты, җәмәгать белән аралашты.  Мөфти: “Республикада, Россия төбәкләрендә Рәшидә абыстайны белмәгән кеше юк. Аның шәкертләре, ул нәсихәт итеп туры юлга күндергәннәр бик күп.  Рәшидә абыстай динебез үссен, халык иманлы булсын өчен бик күп тырышлык куйган абыстай. Урыны оҗмаһта булсын, Раббыбыз аның рухын шат кылсын”, - дигән теләкләрен җиткерде. 

ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ КАЙГЫНАМӘСЕ

Фоторепортаж: ОСТАЗБИКӘ РӘШИДӘ АБЫСТАЙ ИСХАКЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТУ

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана