Мәдрәсә шәкертләре Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк белән очрашты

25 апрель 2016 ел 09:47

22 нче апрель көнне, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә танылган дин әһеле Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк белән очрашу узды.

Җәгъфәр абый – безнең мәдрәсәбез мөгаллимнәренең дә олуг остазы. Дин иреге бирелгәч, анда күп кенә булачак мөфтиләр, дин әһелләре белем эстәгән. Җәгъфәр хәзрәтнең шундый шәкертләренең берсе – мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин дини күтәрелеш елларында Җәгъфәр Мөбарәкнең фидакяр хезмәте хакында шәкертләрне таныштырды. Татар рухани мирасын кайтару юлында аның бүген дә армый-талмый хезмәт куюын ассызыклады һәм революциягә кадәр татар галимнәре тарафыннан язылган дини-фәнни хезмәтләрне өйрәнергә, библиография белән эшләргә кушты. Билгеле булганча, Җәгъфәр абый, 1991 нче елдан башлап, СССР таркалганнан соң Казанда ачылган беренче мәдрәсәдә, ун ел дәвамында татар дин галимнәренең хезмәтләре белән остазлык кыла.

Җәгъфәр Муллахмәт улы 1940 нчы елның 15 нче июнендә Луган өлкәсе Сергов районы Брянский авыл җирендә, ягъни Донбасста, шахтёр гаиләсендә дөньясында килә.

Очрашу барышында ул шәкертләрнең сорауларына җаваплар бирде, басылган китаплары белән таныштырып узды.

Җәгъфәр хәзрәт, тәҗвид фәненә кагылышлы ошбу авторларның китапларын хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итеп, үзе шул китаплар белән 2000 нче елга кадәр мәдрәсәбездә дәрес бирә: Габдрахман Карабаши, имам Сәүбән, имам Гомәри, Шәһит Гауни, Сөнгатулла Бикбулат, Салихҗан Баруди, Галимҗан Баруди; Кыйраәти Куръән фәне буенча – Әхмәтһади Максуди, Нәҗип Думави хезмәтләреннән укыта.

2000 нче елдан алып 2003 нче елга кадәр дини әдәбиятны тикшерүче булып Татарстан Диния нәзарәтендә эшли.

Бүгенге көнгә илледән артык исемдәге китаплары дөнья күрә, күбесенең тиражлары 50 мең данәдән дә артып китә.

Диния нәзарәтендә эшләгәндә беренче басылган китабы – “Хәтер дәфтәре” (2002). Анда танылган дин галиме һәм мөгаллимнең Исламиятнең асылында яткан рухани-әхлакый кыйммәтләр, республикабыздагы дин вә мәгыйшәт торышы, Татарстан Диния нәзарәте һәм мөфтиләр тарихыннан күренекле вакыйгалар бәян ителә.

2002 нче елда Җәгъфәр абый Мөбарәк тарафыннан эшләнеп редакцияләнгән “Кыйссасел-әнбия” китабы узган елны “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан кабаттан дәреслек сыйфатында нәшер ителде. Ул “Мирас” журналында да 2002-2003 нче елларда ай саен басылып килә. Хәзер әлеге уку-укыту әсбабы Россиянең барлык төбәк мөфтиләренә җибәрелде.

Соңгы басылып чыккан китабы – “Иблис, җен, шайтан, гыйфрит...” (2 кисәктән тора). Ул “Хозур” нәшриятында басылып, бүгенге көндә укучыларга таралып бетте. Әлеге китап “Шура” (Ризаэддин Фәхреддин чыгарган, 1908-1918 нче еллар), “Әд-дин вәл әдәп” (Галимҗан Баруди чыгарган), “Мәгълүмат” журналларында басылган мәгълүматларны файдаланып төзелгән.

Җәгъфәр абый белән очрашу бик күңелле узды, шәкертләр аның киләчәктә дә очрашуга килүен сорадылар.

Нияз Сабирҗанов

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана