Азнакай мөхтәсибәтенең яшь мөселманнары өмәләргә чыкты

25 апрель 2016 ел 10:02

Сөекле Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Чисталык – иманның бер өлеше”, — ди. Әлеге хәдисне истә тотып, Азнакай мөхтәсибәтенең барлык мәхәлләләрендә дә язгы чистарту өмәләре узды.

16 апрельда мәчет яны ихаталары җыештырылса, 23 апрель көнне зиратлар тәртипкә китерелде.

Ак мәчеткә өйрүче дин кардәшләребез Азнакай шәһәренең иске татар зиратын сынган һәм ауган агачлардан чистартты, караучысыз калган каберләрнең рәшәткәләрен тигезләп куйды һәм зиратта ятучы әби-бабаларыбыз рухына дога кылды.

«Яшьләребезне мондый өмәләргә җәлеп итүебез очраклы гына түгел, — дип аңлатып китте мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин, — бүгенге ыгы-зыгылы заманда яшьләр үзләренең әби-бабаларын, тарихларын белергә тиеш. Чит-ят агымнарга иярмәс өчен яшьләрдә үз тарихыбызга, традициялләребезгә хөрмәт уятырга кирәк. Иске зиратларны чистарту ул — борынгыдан килгән йолабыз, һәрберебезнең изге бурычы».

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана