"Ак мәчет"тә укытучыларны зурладылар.

25 апрель 2016 ел 10:05

22 апрель көнне Яр Чаллыда "Ак мәчет"нең якшәмбе көнне белем бирүче укытучыларын зурладылар. Ел дәвамында барлыгы 55 остаз  80 төркемдә 1207 ир-ат, хатын-кыз һәм балага гыйлем бирде.

Укытучылар составына килгәндә, алар барысы да мәдрәсә, шулай ук дөньяви югары һәм махсус-урта белем бирү уку йортларын тәмамлаганнар. Алар арасында шәһәрнең төрле оешмаларында эшләүче яшьләр, студентлар, һәм шулай ук лаеклы ялга чыккан мөгаллимнәр укыта. 

Инде ничә ел шәһәр халкы, тирә-як районнарда яшәүче халкыбыз өчен "Ак мәчет" гыйлем учагы булып тора. Һәр уку йортының үзенә генә хас сыйфатлары була, "Ак мәчет"нең йөзе булып, мөгаен, югары дәрәҗәдә бирелгән гыйлем өстенә, югары әхлак тәрбиясен әйтергә буладыр.

Укытучыларга түбәтәй-яулыклар, китаплар бүләк ителде. Мөгаллим-мөгаллимәләр шулай ук рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ахырда барча укытучылар өчен чәй мәҗлесе оештырылды.
 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана