"2016 ел - Хәнәфи мәзһәбе елы" уңаеннан, 24 апрель көнне Актаныш районы Җәмигъ мәчетендә ир һәм кыз-балалар өчен намаз уку бәйгесе оештырылды. Ул ҮДО-Татарстан мөселманнары Диния нәзарате ярдәме белән үткәрелде.
Бәйгенең балаларда динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан оештырылды: .
Бәйге 4 төркемдә, ир һәм кыз-балалар арасында аерым-аерым үткәрелде. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде.
Җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.