Чаллының Җәмигъ мәчетендә яңа имам-хатыйб

25 апрель 2016 ел 13:54

20 апрельдә узган җыелышта Җәмигъ мәчете әгъзалары яңа имам-хатыйб сайладылар. Мондый ышаныч бертавыштан (җыелышта 42 кеше катнашты) Рәис Исмәгыйль улы Сәхәповка тапшырылды. Рәис хәзрәт зур тормыш юлы узган, белгечлеге буенча юрист. Урта Азия республикаларында, Татарстанда хезмәт куйган. Чаллыга килеп урнашканчы Лениногорск районындагы Иске Шөгер авылында имамлык иткән.

Җыелышта шулай ук мәчет имамы сайланды. Бу вазыйфага шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтовны тәкъдим итте. Тәкъдим җыелышта катнашучылар тарафыннан берсүзсез кабул ителде. Чөнки Мөхәммәт хәзрәтне мәчет мөселманнары күпмедер дәрәҗәдә белә, ул биредә берничә җомга үткәрергә дә өлгерде. Яшь имам дини һәм дөньяви белемгә ия – “Ак мәчет” мәдрәсәсен һәм Казан авиация институтын тәмамлаган. Монсы да бүгенге көн өчен бик мөһим.

Моңа кадәр Җәмигъ мәчете мәхәлләсе Җәмигъ мәчетен төзүгә булышлык күрсәтү Фонды кысаларында яшәде һәм эш итте. Әмма мәчет үзе юридик шәхес булырга тиеш. Шуңа күрә Әлфәс хәзрәт яңа имам-хатыйб алдына тиз арада мәчет мәхәлләсен Юстиция Министрлыгында теркәтү бурычын куйды.

Җыелыш барышында мөселманнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шуларның берсе – Җәмигъ мәчете төзелешен тизләтү. Әлфәс хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа оештырылган Вакыф фондына бәйле рәвештә мәчет комплексын төзүгә яңа спонсорлар җәлеп итү юнәлешендә башланачак эш планнары белән таныштырды. Җыелышта шулай ук мәчет төзелешенең барышы, төзелешкә ярдәм итүчеләр хакында халыкка мәгълүматның аз бирелүе әйтелде. Шул максатта Җәмигъ мәчете сайтын булдыру, урамнарга баннерлар урнаштыру тәкъдиме ясалды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана