Вакыфка багышланган сөйләшү уздырыла

25 апрель 2016 ел 16:04

26 апрельдә  Татарстан "Вакыф фонды” Россия ислам институты белән берлектә “Россиядә вакыф үсеше” дигән темага түгәрәк өстәл уздыра.

Әлеге чарада депутатлар, дин әһелләре, рәсми вәкилләр, юристлар, иҗтимагый оешма вәкилләре ктанашуы көтелә.  

Сөйләшү, нигездә, инкыйлабка кадәр вакыф институты эшчәнлегенә багышлана  һәм бүгенге көндәге торышы хакында барачак. Шулай ук киләчәктә вакыф милкен саклау юллары барланачак.

Түгәрәк өстәл Галиев мәчетенең конференцияләр залында уздырыла. башлана сәгать 13. 00дә. 

Белешмә.

Вакы́ф (гарәп. وﻗﻑ - тотып калу), мөселманнарда дин үсешенә ярдәм итү, иганәчелек максатларында бүләк рәвешендә тапшырылган яисә васыять ителгән күчемле һәм күчемсез милек. 

"Вакыф" сүзе гарәп телендә “сакларга”, “чикләргә” яки “тыярга” дигән мәгънәне аңлата. Исламда бу сүз ниндидер билгеле бер милеккә ия булуны һәм аны билгеле бер файдага яки хәйриячелек өчен саклауны һәм аны шушы конкрет максатлар кысаларыннан тыш, башка өлкәләрдә теләсә нинди куллануны һәм реализацияләүне тыюны аңлату өчен кулланыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана