Буа мәдрәсәсендә 24 апрель көнне шәкертләргә диплом тапшыру тантанасы уздырылды. Быел мәдрәсәне 25 шәкерт тәмамлады.
Тантанада Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның төньяк-көнбатыш казые Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Россия ислам университетының шәригать факультеты деканы Рамил хәзрәт Гыйзәтуллин, Буа муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Ханбиков Илгиз Фәрид улы, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов, мәдрәсә мөгаллимнәре, шәһәр имамнары чакырылган кунаклар катнашты.
Чыгыш ясаучылар диплом алучыларга уңышлар теләде, динебезгә хикмәт белән хезмәт итәргә чакырды. Чара мул табын артында догалар кылынып тәмамланды.