"Җомга күчтәнәче Республика клиник хастаханәсендә дәваланучыларга" дигән хәйрия чарасында һәркем катнаша ала

26 апрель 2016 ел 13:15

2016 елның апрель аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды һәм Республика клиник хастаханәсе "Җомга күчтәнәче Республика клиник хастаханәсендә дәваланучыларга" дигэн яңа проект башлап җибәрде. Һәр айның соңгы җомгасында, даими рәвештә, "Зәкят" Хәйрия фонды хезмәткәрләре, әлеге дәвалау учреждениесенә барып, авыруларның хәлен белергә ният иттеләр.

Проектны гамәлгә ашыру өчен, юкка гына бу хастаханә сайланмады, чөнки бирегә авырулар республиканың төрле районнарыннан җыела.  Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә туганнары һәм танышлары алар янына еш килә алмый.  Ә бит, игътибар һәм кайгырту, дәваланырга иң төп этәргеч булып санала. Шуңа күрә фонд хезмәткәрләре авыруларга күчтәнәчләр белән бер рәттән, догалар укып, изге теләкләрен дә җиткерергә булдылар.
           

Проект 2016 елның 22 апрелендә 10:00 сәгатьтә старт алды. 

Бу изге эштә һәркем катнаша ала. Моның өчен Сбербанк картасына (639002629014626229, “Пятничный гостинец” тамгасы белән) 150 сум акча күчерергә яки турыдан-туры “Зәкят” хәйрия фондына (Казань шәһ.,  Тукай ур., 3; тел.: 89178 525 414) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Элемтә  өчен телефон: 8-917-8-525-414 – Гөлназ Галиева,  "Зәкят" Хәйрия фонды  матбугат хезмәткәре.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана