Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указ нигезендә, быелгы Г. Тукай дәүләт премиясе җиңүчеләре билгеле булды:
Нәҗип Нәккаш (Г.Тукай шигырьләре файдаланып эшләнгән шамаил, ләүхә цикллары, «Ярдәм» һ.б. мәчет дизайны өчен);
Газинур Морат («Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен);
«Болгарская цивилизация. Дорога длиною в тысячелетия» дип аталган экспозицион инсталляция өчен авторлар төркеменә.
*Фото. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) «Яхшылык кылыгыз!» дигән хәдисе язылган шамаил. Уртада «Адәмнең яхшырагы – кешегә файдалы булганы» дип язылган. Кырыйда «Яхшылык кылсагыз – үзегез өчен, яманлык кылсагыз – шулай ук үзегезгә» дигән сүзләр.