Мөфти Мәскәүдә Россия Президенты хакимиятендә уздырылган киңәшмәдә катнашты

26 апрель 2016 ел 13:41

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Россия Президенты админстрациясендә Грозный шәһәрендә уздырылачак Россиякүләм  дини конференцияне оештыруга кагылышлы киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә дин әһелләре, дәүләт эшеклеләре - Чечня мөфтие Сәләх Межиев, Чечен Республикасы башлыгының киңәшчесе Адәм Шаһидов, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Е.В.Еремин, аның урынбасары А.Р.Фәйзуллин һәм башкалар конференциягә кагылышлы төрле сораулар буенча фикерләштеләр. Мәсәлән, традицион ислам кыйммәтләрен җиткерүче китаплар, экстремизм идеяләрен таратучылар турында сөйләштеләр.

Әлеге чараны 2016 елның август аенда уздыру көтелә. Конференция кысаларында фетнә чыгаручы китаплар һәм авторлар исемлеге төзеләчәк.  Шулай ук үзара киңәшеп-килешеп дәүләт җитәкчеләренә экстремизмны тыючы норматив документлар кабул итүне сораган мөрәҗәгать кабул ителер дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана