“Хозур” нәшрият йорты «…Мин кулыма китап алам» дип аталган китап нәшер итте. Бу җыентыкта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның ислам диненә кагылышлы шигырьләре тәкъдим ителә.
Шагыйребезнең Исламга һәм Коръәнгә карата булган ихтирамы һәм мәхәббәте китапта китерелгән «Таян Аллага», «Китап» шигырьләрендә чагыла. «Мигъраҗ», «Кадер кич», «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты» шигырьләре исә дини вакыйгаларга һәм бәйрәмнәргә багышланган.
Китап Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның кереш сүзе белән ачыла. Анда түбәндәге сүзләр язылган:
“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Ел саен халкыбыз апрель аенда татарларның бөек шагыйре Габдулла Тукайны зурлап искә ала. Аның рухи мирасын өйрәнүгә багышланган күп чаралар уздырыла. Дин әһелләре, мөгаллимнәр һәм мәдрәсәләрдә гыйлем алучы шәкертләр дә әлеге күркәм вакыйгалардан читтә калмый.
Еш кына бу чараларда шагыйрьнең «...тулган иман берлә Коръән садремә!» − дип язган сүзләре яңгыраш таба. Тукай иҗатын, тормышын өйрәнгән галимнәребез аның Коръән өйрәткәннәрне шигъри юллар белән җиткергәне хакында сөйлиләр. Болардан тыш шагыйрьнең замандашы Шәһеретдин Шәрәфнең (1877-1938) истәлегенә аерым бер игътибар юнәлтелә. Әлеге истәлектән күренгәнчә, Тукай үзенең дингә карашын бик ачык белдергән. «Дөньяда динсез бер милләт тә юк, бөтен милләтләр динле булганда, без генә динсез булып кала алмамыз. Халкымызда миллиятьләре сакланган мөддәттә, диннәре дә сакланачагына ышанам. Миллиятьләрен яхшы саклый алуларында гына азрак шөбһәм бар. Мин һәрвакыт дин берлә миллиятьнең һәр икәвесенә тигез әһәмият бирү тарафындамын», − дигән ул замандашына.
Быел бөек шагыйрьнең тууына 130 ел тулган көннәрдә узган ел нәшер ителгән «...Мин кулыма Китап алам» дип исемләнгән китапны янә бастырырга ният иттек. Бу китапка Тукайның дини темага язылган төрле шигырьләре, аның иҗатын өйрәнгән билгеле татар галимнәренең мәкаләләре тупланган.
Тукайның динебезне зурлаган, күңелләребезне нечкәрткән шигъри юллары дини һәм милли хисләрне аңларга, кадерен белергә ярдәм итсен.
Олуглап әйткән сүзләребез исә Тукай рухына дога булып барып ирешсен. Раббыбыз Мөхәммәтгариф мулла улы Габдулла рухын шат кылсын!
Үзәкләшкән дини оешма –
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,
мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин”
Әлеге китапны http://huzurshop.ru/ сайтыннан яки Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан кибеттән алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 202-07-74.