25 апрельдә Буа мәдрәсәсендә мәдрәсә һәм Буа мөхтәсибәте белән берлектә урта һәм олы яшьтәгеләр арасында Коръән уку һәм ислам дине нигезләре буенча IV төбәкара бәйге үткәрелде. Чарада Буа имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсанов, Буа мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов, Буа районы «Байрак» газетасы редакторы Гакиль Камалетдинов, Буаның “Габделмалик” мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, район имамнары, шәкертләр һәм чакрылган кунаклар булды. Бәйге мәчетләр каршындагы курсларда уку елы тәмлануы һәм нәтиҗә ясау максаты белән оештырылган иде. Анда Буа, Апас, Тәтеш, Чупрәле, Кайбыч районнарыннан 150дән артык кеше катнашты. Алар үзләренең алган гыйлемнәрен күрсәттеләр: яттан бер сүрәне һәм тәҗвид белән Коръәнне укып билеттагы 2 дини сорауга җавап бирделәр.
Жюри нәтиҗә билгеләрен чыгарган арада җыелган халыкка Фәһим хәзрәт Сөләйманов үзенең үтемле вәгазе белән мөрәҗәгать итте.
Бәйге 2 номинациядә үткәрелде:
Ир-атлар арасында:
1 урын – Загиров Әлфис;
2 урын - Хуснутдинов Расых Рәүф улы (Буа);
2 урын - Шакиров Илдар Шакирҗан улы;
3 урын – Ракипов Гомәр Галимөхәммәт улы (Чүпрәле);
3 урын – Фәйзуллин Фәрит Шәйхулла улы (Кайбыч);
3 урын – Шакиров Мөнәвир Мөнир улы (Апас).
Хатын-кызлар арасында:
1 урын – Хайрутдинова Галийә (Чүпрәле);
2 урын – Фәхрисламова Әлфинур (Буа);
2 урын – Хайретдинова Наилә (Буа);
3 урын – Гайнуллина Резидә (Буа);
3 урын – Хасанова Роза;
3 урын – Миришина Гүзәлия (Кайбыч).
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Чара мул табын артында догалар кылынып төгәлләнелде. тапшырылды. Мондый күркәм чара киләсе еллардада үткәрелеп, күпләрне дини гыйлем алуга этәрер дигән өметтә калабыз.