Мөфтияткә Иран татарлары килде

27 апрель 2016 ел 10:42

26 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Казанда Габдулла Тукайның туган көнендә уздырылган традицион Шигърият бәйрәмендә һәм “Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” халыкара фәнни-гамәли  конференциядә катнашкан Иран татарлары кунакка килде.

Кунакларны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин каршы алды һәм республикабыз өммәте, торышы белән таныштырды.  Ерак җирләрдән якын итеп килгән мөхтәрәм милләттәш кунакларыбызны  мөфти исеменнән сәламләде һәм аларга “Хозур” нәшрият йорты нәшер иткән татар дин галимнәренең гарәпчә һәм татарча  язылган дини хезмәтләрен тапшырды.

Нәзарәттә узган очрашуда  Иранның Горган шәһәре университеты профессоры, тарих фәннәре докторы, “Фраги” журналының баш редакторы  Аразмөхәммәд Сарлы, Иран татарлары диаспорасы вәкилләре: Аразмөхәммәд Мәгъфури, Габделрәхим Мәгъфури, шулай ук Иранда татарлар яшәвен өйрәнгән тарихчыбыз Исмәгыйль Гыйбадуллин, ТР Фәннәр академиясенең халыкара элемтәләр буенча әйдәп баручы белгече Булат Ногманов һәм башкалар катнашты.

Тарих фәннәре докторы, “Фраги” журналының баш редакторы Аразмөхәммәд Сарлы Казанга күчтәнәч итеп үз басмаларын да алып килгән. Яңа сан Тукай шәхесен, аның иҗатын чагылдыра. Иранның Гөлстан провинциясендә төрекмән, татарлар бергә яшиләр. Кунаклар сөйләвенә караганда, татарлар Иранга ике дәвердә күчеп килгәннәр. Беренчесе – Алтын урда чорында, икенчесе – 300 еллар элек. “Шул вакытлардан бирле төпләнеп гомер итәбез. Хәзер инде шәһәрләштек, кечкенә-кечкенә калаларда яшибез. Без – татарлар мәмләкәтебездән күптән аерылган булсак та, милли төшенчәләрне, гореф-гадәтләрне югалтмадык, фольклорны, шәҗәрәләрне, дастаннарны саклыйбыз, хәзер дә укып, язып торабыз. Казанга Тукай турында язылган журналны һәм Иранда яшәүче татарларның шәҗәрәсен алып килдем», - ди Аразмөхәммәд Сарлы. Мөхтәрәм кунак әлеге бүләкләрне нәзарәткә дә тапшырды. 

Милләттәшебез Аразмөхәммәд Мәгъфури очрашу вакытында үзенең бабаларын искә төшерде. 200 еллар чамасы элек аның Мөхәммәдшәриф исемле бабасы Ютазы районының Бәйрәкә авылыннан Бохарага укырга китә, анда укып кайткач туган авылында мәдрәсә ача. Гыйлемен арттыру максаты белән кабат Бохарага юл ала. Бохарадагы остазлары аны Үргәнеч, Хорезм төбәкләренә җибәрәләр. Аннары исә язмышы аны Иран җирләренә илтә.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана