Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллыда үткәрелүче хәләл продукция җитештерүгә багышланган киңәшмәдә катнаша. Әлеге чара Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте комиссиясе тарафыннан оештырылды. Сөйләшүгә ТҖ МДНнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Марат Низамов, Яр Чаллы шәһәренең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм башкалар килде. Нәзарәт вәкилләрен “Чаллы-бройлер” предприятиесе генераль директоры Дилшат Ситдыйков каршы алды.
Нәзарәт делегациясе хәләл продукция җитештерүгә бәйле булган барлык цехларның эшчәнлеге белән җентекләп танышты. “Чаллы-бройлер” җәмгыяте хәләл продукцияне 2004 елдан бирле җитештерә һәм бу күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә. Предприятие кулланучыларга 50дән артык төр хәләл ризык тәкъдим итә. Биредә хәләл стандартларына туры килгән продукция җитештерүне контрольдә тотуда Чаллы мөхтәсибәтенең һәм “Хәләл” стандарт комитета вәкилләренең өлеше зур булуы билгеләп үтелде.