Чаллыда ветераннарны хөрмәтләделәр

28 апрель 2016 ел 09:20

 26 апрельдә Чаллының “Ак мәчете”ндә намаз әһелләре булган сугыш, тыл ветераннарын, балачаклары авыр сугыш чорына туры килүчеләрне хөрмәтләү мәҗлесе булды. “Ак мәчет” имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, аларга озын гомер, сәламәтлек теләделәр. Сугыш ветераннары Габделәхәт ага Борһанов, Мостафа ага Хәйбуллов мәҗлестә катнашучы яшьләрне бу тыныч тормышның кадерен белергә, туган җирне, туган илне сакларга һәрвакыт әзер булырга чакырдылар. Габделәхәт ага болай диде: “9 май – кадерле бәйрәм. Шатлыклы да, шул ук вакытта күз яшьле дә. Әтием, әнинең ике энесе сугыш кырында ятып калдылар. Иң кече энем Кенигсбергны алганда һәлак булды. Мин үзем Җиңү бәйрәмен авылда чәчүдә каршыладым – яраланып кайткан идем. Ул авыр вакытларның һәр мизгеле истә. Инде күпчелегебез бакыйлыкка күчте. Башлангыч вакытта без мәчеттә 30 лап ветеран идек. Хәзер Мостафа белән икебез генә калдык.”

Габделәхәт ага Рөстәм хәзрәткә ветераннарга даими кайгырту күрсәткәне өчен зур рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук аның әтисе – Шәйхразый аганың да сугыш ветераны булуын, аның белән аралашканын, минометчылар булып икесенең дә бер фронтта сугышуын искә алды.”

Мостафа ага сугыш белән бөтен Көнчыгыш Европаны кичкән, шулай ук сугышта күп туганнарын югалткан.

Ветераннарны хөрмәтләү җыелышында шәһәр имам-хатыйблары, “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана