"Ярдәм" мәчетендә яңа курс башлана

27 апрель 2016 ел 09:26

9 май көнне Казандагы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен курслар башлана.

2 атна дәвам итәчәк курсларга татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә чакырыла. Курсларда балалар церебраль параличы (ДЦП) диагнозы куелган, таяну-хәрәкәтләнү аппараты авырулары булган затлар, инвалид коляскасында утыручылар катнаша ала. Аларның нинди милләт вәкиле һәм кайсы диндә булуы мөһим түгел.

Курслар кысаларында төрле юнәлешләр буенча дәресләр, мастер-класслар һәм тренинглар уздыру күздә тотыла. Экскурсияләр, табигатькә чыгулар, шулай ук спорт чаралары да каралган.

Гаризалар һәм резюмелар L0101714@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 89053199733 һәм 89375206704 телефоннары буенча шалтыратып белешергә була, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана