«Гыйлем нуры» викторинасында Бөгелмә мөхтәсибәте җиңү яулады

28 апрель 2016 ел 11:21

Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә өченче мәртәбә «Гыйлем нуры» викторинасы үткәрелде. Чара көньяк-көнчыгыш казыяте күләмендә узды. Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Марданшин, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт мөхтәсибәтләре вәкилләре катнашты. Шулай ук диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова булды.

«Гыйлем нуры» викторинасы төрле район мөселманнары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, хәнәфи мәзхәбе буенча гыйлемнәрне ныгыту һәм татар халкы рухи мирасын өйрәнү максатыннан оештырыла.

Быел «Гыйлем нуры» викторинасында Бөгелмә мөхтәсибәте җиңү яулады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана