Мәскәүдә суфыйчылык кыйммәтләре турында сөйләшү уздырылды

28 апрель 2016 ел 12:05

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Иҗтимагый палатасында “Россия мөселманнарының традицион рухи кыйммәтләрен торгызуда суфыйчылык роле һәм әһәмияте” дип атлган түгәрәк өстәл эшендә катнаша.

Әлеге чараны РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау комиссиясе, Мәскәү шәһәре һәм Үзәк төбәк  мөселманнары диния нәзарәте оештырды. Сөйләшүдә танылган дин галимнәре, мөфтиләр, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган белгечләр катнаша. Фикер алышуны  Мәскәү шәһәре һәм Үзәк төбәк, Чувашия мөфтие, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов алып барды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт чарада татарларның  суфыйчылык тарихы белән таныштырды. Шулай ук суфыйчылык кыммәтләрен аңлатып узды.

“Суфыйчылык – Россия традицион исламының бер өлеше. Суфыйчылыкның бай традицияләре  Идел буе һәм Төньяк Кавказ мөселманнарына хас. Суфыйчылык безгә Зәйнулла ишан Рәсүлев, Шамил имам, Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт әфәнде, Габдрәхим Утыз-Имәни, Сәйфулла казый, Галимҗан Баруди, Сәет әфәнде, Курсави, Кунта хаҗи кебек шәхесләребез аша билгеле. Россия суфыйлары мөселман өммәтенең алдынгы карашлы һәм ватанпәрвар шәхесләре булганнар.

Татарларның традицион рухи мирасы суфыйчылыкның тынычлыкны хуплаган кыйммәтләре белән турыдан-туры бәйле. Тарихка күз салсак, суфыйчылыкка кагылышлы күпләгән мисаллар китерергә мөмкин.  Әйтик, Казан ханлыгы чорында ясәвия тәрикате киң таралыш алган. Кол Шәриф мәчете ясәвия тәрикате шәйхе исеме белән аталган. 1552 елдан соң Идел буе төбәгендә нәкшбәндия тәрикате тарала. Әлеге күренеш татарларның Урта Азия халыклары белән бәйләнешен ныгыта.  

Суфыйчылык традицияләре бер-береңне хөрмәт итәргә, сабыр булырга өнди. Әлеге сыйфатлар исә кешелеклелек кыйммәтләре, әхлак кагыйдәләре булып тора. Ә ачу һәм күрәалмаучанлык җир йөзен тәмугка әйләндерә. Без Россия мөселманнары, бар кешелек дөньясына үрнәк  булырга тиеш. Башка дин вәкилләре белән бердәм рәвештә халыкны михербанлылыкка, яхшылыкка нәсихәтләргә тиеш”, - диде Камил хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана