Сәфәре кысаларында мөфти РФ Иҗтимагый палатасының террорчылыкка каршы координацион советы утырышында катнашты. Шулай ук бу чарада мөфтинең мәгълүмат сәясәте буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин һәм Голәмәләр шурасының баш гыйльми сәркатибе Рөстәм Нургалиев булды.
Координацион советның псевдодини экстремизмга каршы эшче төркемен Мәскәү шәһәре һәм Үзәк төбәк, Чувашия мөфтие, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов җитәкли. Бүген Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган дин әһелләре, белгечләр, дәүләт органнары вәкилләре әлеге эшче төркемнең 2016 елга эш планын билгеләделәр. Псевдодини экстремизмга каршы чараларны барладылар.