Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Россия Президенты идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Евгений Еремин килде.
Мөхтәрәм кунак белән нәзарәттә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан Президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Альберт Гарипов, ТР МДН аппараты җитәкчесе Рәфис Шаһвәлиев очрашты.
Әлеге очрашу кысаларында рәсми вәкил дин әһелләре белән Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре хакында сөйләште.