Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Болгар ислам академиясендә илебезнең мөселман өммәте элитасы - галимнәр, докторлар әзерләнәчәк"

29 апрель 2016 ел 12:49

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яңарыш” фондының Попечительләр советы киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә Болгар ислам академиясе тәкъдим ителде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзенең чыгышында:

“922 елда безнең бабаларыбыз Исламны рәсми төстә кабул иткән. Әмма татар тарихчылары һәм галимнәре әйтүенчә, Ислам Болгар җирләренә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) заманнарында ук килә. Заманында Болгарның үзенең дини мәктәбе – беренче Болгар университеты -“Белем йорты” булган. Әлеге уку йорты 1080 елда галим Якуб ибен Ногман тарафыннан ачылган. Һәм әлеге белем йорты халыкара дәрәҗәгә ия була, анда укырга дөньяның төрле төбәкләреннән җыелганнар. Тарихи документларда Болгар дин галимнәре, фәлсәфәчеләр, фән белгечләре шәһәре буларак тасвирланган. Болгар ислам академиясен булдыру шушы тарихны дәвам итү ул”, - диде.

Аннары академия проекты белән таныштырды. Мөфти:

“Әлеге академиядә илебезнең мөселман өммәте элитасы – ислам фәннәре буенча галимнәр, магистрлара һәм докторлар әзерләнәчәк. Шулай ук биредә өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлекләрен булдыру күз алдында тотыла.

Академия түбәндәге мөһим бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк:

- татар рухи-дини мирасын сакларга һәм үстерергә, дини белем дәрәҗәсен күтәрергә;
- төрле радикаль карашларга һәм идеологияләргә каршы торырга;
- мөселман өммәтен традицион ислам кыйммәтләренә һәм хәнәфи-матуриди дини мәктәбе өйрәтүләренә таянып берләштерергә”, - дип белдерде.

“Яңарыш” фонды Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, әлеге совет рәисе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов, Татарстан метрополиты Феофан атакай, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре катнашты.

Шулай ук киңәшмәдә мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, РИУ мөгаллиме Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм башкалар булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана