Кайбычта дини сабаклар алучы балалар арасында бәйгеләр оештырдылар

04 май 2016 ел 10:31

Кайбыч мөхтәсибәтендә авыл мәхәлләләрендә дини сабак алучы балалар арасында Коръән бәйгесе, ислам дине буенча викторина, азан бәйгесе һәм “Мөгәллим сәни” китабын тизлеккә уку буенча сынаулар үткәрелде.

Әлеге бәйрәмдә 10 мәхәлләдән 70 укучы катнашты. Балаларның чыгышларын бәяләр өчен Буа районы мөхтәсибәте Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм Коръән-хафиз Ильяс хәзрәт чакырылган иде.

Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм күрсәткән Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды, якташыбыз Дамир хәзрәт Гыйззәтуллинга, “Ак Барс” агрофирмасының 3 филиалы рәисе Юрий  Осиповка һәм Кайбыч районы жыр һәм сәнгать мәктәбенең җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен белдерә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана