Азнакай мөселманнары Актүбә бистәсендәге картлар йортында булды

04 май 2016 ел 11:10

Азнакай мөхтәсибетенең “Иман” мөслимәләр үзәге үткән атнада Актүбә бистәсендә картлар йортында булды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган иде.

Өлкәннәр янына кунакка килгән мөслимәләр Коръән укып, догалар кылганнан соң, бу йортта яшәүчеләр белән якыннанрак танышты. Өлкәннәргә иганәчеләр биргән бүләкләрне өләшеп, картларның күңелләрен күрде һәм аларның гозерләрен тыңлады. Биредә республиканың барлык районнарыннан 108 кеше гомер кичерә, алар килгән һәрбер җылы сүзгә һәм ягымлы карашка шат.

Азнакай мөхтәсибәте картлар йортына киләсе визитны  июнь аена планлаштыра.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана