Кукмара мәдрәсәсендә диплом эшләре якланды

05 май 2016 ел 09:58

   3-4 май көннәрендә Кукмара мәдрәсәсенең һөнәри бүлеген тәмамлаучы шәкертләр диплом эшләрен якладылар. Соңгы берничә ай дәвамында укучыларның һәм аларның фәнни җитәкчеләре вазыйфасын башкарган мөгаллимнәрнең игътибар үзәгендә булган әлеге язма хезмәтләр мәдрәсәдә 4 еллык уку  дәверенә үзенчәлекле бер нәтиҗә буларак каралды. Дөрестән дә, диплом эше дини уку йортын тәмамлаучы шәкертнең сөйләм осталыгын да, фикерләү дәрәҗәсен дә, сайлап алынган тема буенча туплаган мәгълүматны ничек аңлавын һәм үзләштерүен дә анык күрсәтте.

   Тематик яктан диплом эшләре төрле һәм мавыктыргыч дәрәҗәдә кызыклы булды. Шәкертләр сайлаган темалар арасында фикъһ, гакыйдә, әхлак, фәннәре буенча язылганнары күп иде. Аеруча зур игътибар Изге Коръән, намаз һәм ураза темаларына бирелде. Мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган комиссия әгъзалары  быелгы чыгарылыш шәкертләренең пиплом эшләрен тулаем алганда, уңай бәяләделәр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана