Әлмира апа Әдиатуллинаның китабы дөнья күрде

05 май 2016 ел 14:54

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира Һәдиянең (Әдиатуллина) “Гомерләр кайтавазы” дигән 408 битле китабы дөнья күрде.

Әлмира апа китабы белән үзе таныштырып: “Бу басманы үткән һәм бүгенге гасыр вакыйгаларын тасвирлаган тормыш энциклопедиясе дип тә атап була. Шул ук вакытта ул бик олы төшенчә – “Ватан” төшенчәсен аңлаткан  язмалардан торган җыентык та. Китапта язылганнарны минем васыятем итеп кабул итәргә дә була. Бу җыентыкта яшәү кадерен аңлаткан бик күп мизгелләр бар. Динебезне, милләтебезне зурлаган, өйрәнгән, аңлаган шәхесләребез дә урын алган”, -диде.

Китап Әлмира апаның 50 еллык журналистлык хезмәтен колачлый. Анда Бөек Ватан сугышына багышланган язмалар бихисап күп. Бу сугыш башланганда, Әлмирага 3 кенә яшь булса да, Башкортстаннан Казанга килеп, КДУның журналистика бүлеген тәмамлагач, аның күп кенә мәкаләләре Ватан сугышы каһарманнарына багышланып языла, чөнки ул вакыттагы “Азат хатын” (хәзерге - “Сөембикә”) журналы мөхәррире шулай таләп итә (ул әлеге журналда 30 ел эшли). Хәер, Әлмира Әдиатуллинаның үз теләге дә була бу. Аны бигрәк тә сугышта катнашкан каһарман хатын-кызларның язмышы кызыксындыра. Һәм ул аларны эзләп таба да. Алар арасында Советлар Союзы Герое, Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә туып үскән татар кызы, соңрак Казанга килеп эшләгән һәм яшәгән Мәгубә Сыртланова, шулай ук Советлар Союзы Герое, татар кызы Ольга Санфирова да бар.

Әлмира апа ул әле җәмәгать эшлеклесе дә. Ул 1995 елда оештырган “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы бүгенге көндә инде Россия күләмендә эшләвен дәвам итә. Аның җитәкчелегендәге татар хатын-кызлары паспортка яулыктан фотога төшү мәсьәләсен Россия күләмендә күтәреп чыктылар һәм Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә үткәрелгән мәхкәмә утырышларында җиңеп чыгып, паспортка яулыктан фотога төшү хокукына ирештеләр. Казан Кремле астындагы “Раки” сыраханәсен алдыруда да Әлмира апаның роле зур булды.

Быел ул исә үзенең ярдәмчеләре белән “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән балалар арасында Коръән уку бәйсенең 19 нчысын үткәрүгә иреште. Ләкин Әлмира апа әлеге бәйгеләрне, чараларны үткәреп кенә калмый, аларны үткәрүдәге мәсьәләләрне күрсәтеп, язып та чыга. Мондый язмалары аның “Ватаным Татарстан”, “Дин вә мәгыйшәт”, “Шәһри Казан” ... һәм үзе җитәкләгән “Мөслимә” газеталарында басылып чыктылар. Ул язмаларның күбесен аның “Гомерләр кайтавазы” дигән китабыннан да укып була.

Китап “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” типографиясендә басылды.
 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана