Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре сугыш ветераны белән очрашты

05 май 2016 ел 17:10

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре милиция полковнигы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис хәзрәт Салихҗан белән очрашты.

Мәдрәсәбез Харис хәзрәт белән ныклы элемтәдә яши һәм аның белән очрашуларыбыз һәрдаим узып тора. Ул, мәдрәсәбез ачылган елларда, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең беренче остазы һәм нигез салучысы Габделхак хәзрәт Саматовта укый.

Харис хәзрәт, быел да, Җиңү бәйрәменә санаулы көннәр калганда, мәдрәсәбезгә килеп, үзенең сугыш чорында күргәннәре белән уртаклашты. “1941 нче елның октябрь аенда әтием Салихҗанны фронтка алдылар. Ул Мәскәү янына эләгә. 110 нчы укчы дивизиядә гади солдат була. Ә 1942 нче елның мартында Боровский шәһәре тирәсендәге бәрелешләрдә каты яралана. Госпитальдә дәвалангач, июнь аенда аны өенә кайтарып җибәрәләр. Әле дә хәтерлим: сул кулы җилкәдән яраксызга чыккан иде. Әти дә, мин дә Балтач районының Чутай авылында туганбыз. Әтине бик ярата идем. Ул гыйлемле, намуслы, хезмәт сөючән һәм дингә бик тә ихтирамлы кеше иде. Гади җир кешесе булса да, латин язуын һәм рус телен үзләштергән иде. Коръән, география, астрономия, математика нигезләрен дә яхшы белә иде. “Мөселман ул – якындагысын аңлаучы һәм ярдәм кулы сузучы”, – дип әйтергә ярата торган иде. Сыңар кулы белән дә хуҗалык эшләрен башкарды, ат җикте, ике арбада иген ташыды”, – дип хатирәләрен яңартты ул.

Харис хәзрәт 1942 нче елда, җиденче сыйныфны тәмамлагач, әтисе кушуы буенча Арча педучилищесына укырга керә. Әмма аны унҗиде яшендә армиягә алалар. 1944 нче елның декабре була бу. Зират яныннан узганда, әтисе аны читкәрәк алып китә һәм: “Бисмиллəəһир-рахмəəнир-рахииим. Монда синең бабаң, әбиең ята, ә аларның уллары фронтта. Командирларыңның боерыгын һәрвакыт үтә. Аларның исемнәренә тап төшермә”, – дип үгет-нәсыйхәтләрен бирә. Шушы сүзләр яу кырында аның исеннән бер дә китми...

Очрашу барышында мөхтәрәм хәзрәтебез дин белән фәнне бергә алып барырга кушты. “Схоластика – фанатиклык ул. Динне белү өчен фәнне белергә кирәк. Матди дөньяның иң кечкенә кисәкчеге – атом. Атомнан алып дөнья төзелешенә кадәр булган бар нәрсә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бар кылынган. Яралтучыны тану бары динне һәм фәнне тану аша гына мөмкин. Бүгенге көндә Коръәннең утыз процент фәнни өлеше халыктан яшерелгән. Шуның өчен, мин үземнең “Дин вә фән” китабын балаларны укытуда кулланырга телим”, – дип белдерде очрашу ахырында “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан.

 Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин очрашу ахырында Харис хәзрәткә Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары буенча мәчетләр белешмәлеген бүләк итте һәм якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде.

Нияз Сабирҗанов

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана