Ранис хәзрәт Вахитов: “Хаҗилар теләге буенча арзанлы программа тәкъдим итәбез”

06 май 2016 ел 10:20

Федерация Советында 2016 елгы хаҗ сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча оештыру утырышы булды. Әлеге утырышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та катнашты. Быел да Россия мөселманнарына хаҗга 16 400 квота бирелде. Татарстан хаҗилары изге сәфәргә августның 26-27 ләрендә кузгалачак.

- Ранис хәзрәт, быелгы хаҗның үзенчәлеге нидә? “ДУМ РТ ХАҖ” нинди тәкъдимнәр әзерләде?

- Арзанлы программа тәкъдим итүебезне сорап, бик күп мөрәҗәгатьләр булды. Нәтиҗәдә быел яңа программа әзерләдек, ул “Супер эконом” дип атала, хакы 120 мең сум. Мөселманнарыбыз барлык уңайлыклары булган хаҗилар йортында, 5-6 кешелек бүлмәләрдә яшәячәк. Хаҗилар башта Дубайга оча, аннары Мәккәгә хәтле автобусларда бара.

“Стандарт” дигән программабыз да бар. Без бу программаны әлегә акция буенча тәкъдим итәбез, программаның бәясе 240 мең сум. Бүгенге көндә авиакомпанияләр белән сөйләшүләр бара, иншаллаһ, Җиддәгә Казаннан туры рейслар булыр дип өметләнәбез. “Стандарт” программасы буенча ике тапкыр туклану, кунакханәдән әл-Хәрам мәчетенә йөртү, корбан чалу, ихрам һәм хаҗи комплекты каралган.

“Комфорт” дигән программа да әзерләдек. Бу программа буенча барган хаҗилар Мәккәдә әл-Хәрам мәчетеннән ерак булмаган 4-5-йолдызлы кунакханәләрдә яшәячәк, “швед өстәле”ннән тукланачак.

- “ДУМ РТ ХАҖ” программасының башка хаҗ-операторлардан өстенлекләре нидә?

- Хаҗиларыбызны Казаннан чыгып киткәннән алып кайтып җиткәнчегә кадәр һәрдаим кайгыртып торабыз. 49 кешелек төркемнәрне югары квалификацияле, дини гыйлеме булган, гарәп телен белүче имам-җитәкчеләр озатып йөри. Сер итеп кенә әйтәм, быел бер төркемне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатып йөриячәк.

Тагын бер мөһим нәрсә – безнең белән табиблар да бара. Әлхәмдүлилләһ, республикабыз, Президентыбыз хаҗиларны кайгыртып, ел саен хаҗга терапевтлар, кардиологлар, хирурглар җибәрә, алар үзләре белән дарулар, медицина җиһазлары алып бара. Шулай итеп, безнең хаҗилар медицина иминиятләштерүе һәм тәүлек дәвамында медицина хезмәте белән тәэмин ителгән.

Тагын бер үзенчәлегебез бар - без килешү нигезендә эшлибез. Һәрбер хаҗи белән аның хокукларын яклый торган килешү төзелә һәм ул бары тик шул килешүдә күрсәтелгән хакны гына түли. Әгәр сезгә берәрсе килешү төземичә генә хаҗ сәфәре тәкъдим итсә, монда уйланырлык урын бар...

Без хаҗиларыбызны хаҗга үзебез әзерлибез, Казанның Әниләр мәчетендә ай саен дәресләр уздырабыз. Унар ел рәттән хаҗ кылган төркем җитәкчләре аларга хаҗ йолаларын ничек дөрес итеп башкарырга өйрәтә. Республиканың һәр шәһәрендә, һәр районында хаҗ буенча агентларыбыз (мөхтәсибләр, имамнар) бар, алар да урыннарда хаҗилар өчен дәресләр уздыра. Хәзерге вакытта рус һәм татар телләрендә хаҗ догалары һәм хаҗны хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп кылырга өйрәтүче китаплар әзерләнә. Күрсәтмә карта ясадык - аның буенча ярты сәгать эчендә хаҗ йолаларын аңлатып чыгарга була. Болар да хаҗиларыбызга зур ярдәм булыр дип уйлыйбыз.

- Хажга барырга нияте булган кеше эшне нидән башларга тиеш?

- Беренчедән, хаҗга барырга җыенган кеше моңа рухи яктан әзер булырга тиеш. Белгәнебезчә, хаҗи - турист түгел, ә исламның бишенче баганасын үтәүче. Хаҗда кеше Аллаһның кунагы булып санала, шуңа күрә күп вакытын гыйбадәттә үткәрергә тырышырга тиеш. Икенчедән, рәсми хаҗ операторларына гына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. “ДУМ РТ ХАҖ”ның үзәк офисы Казанның Тукай урамында 3 нче йортта урнашкан; элемтәгә керү өчен телефоннарыбыз: 8 (843) 524-92-10; 8800 555 9210 (Россия буенча шалтыратулар бушлай). Белгечләребез сезне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирерләр, хаҗ кылуга кагылышлы тулы мәгълүматны җиткерерләр. Тагын шунысы бик уңайлы: без хаҗиларга чит ил паспортын һәм виза алу өчен башка документларны әзерләргә дә ярдәм итәбез. Яңалыклар белән рәсми сайтыбызда (http://dumrt-haj.ru) танышырга була. Хаҗга барырга ниятләгән кеше гаризасын шушы сайтта да калдыра ала. Шулай ук без хаҗ кылырга матди мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен дә махсус сәхифә булдырдык. Алар да кереп гариза яза, ә вакыты булмау сәбәпле үзе хаҗга бара алмаган хәлле кеше (үзегез беләсез, хаҗ йолаларын башкару өчен ким дигәндә ике атна вакыт кирәк) андыйларны үз акчасына хаҗга җибәрә. Хаҗ кылучыга да, кылдыручыга да әҗер-саваплары язылачак, иншаллаһ.

- Бик күркәм яңалык.

- Бездә яңалыклар бик күп. Хаҗиларга йөргәндә җиңел һәм уңайлы булсын өчен көпчәкле сумкалар әзерләдек. Логотипны да алыштырдык, хаҗ белән бәйләнеше булмаган лалә чәчкәсе урынына Кәгъбә һәм манаралар куйдык. Хаҗиларның сумкалары ачык төстә булгач, күчереп йөрткәндә безнең бер генә сумканың да югалганы юк. Һәрбер сумкага һәм хаҗиларның муеннарына да хезмәткәрләребезнең телефоннары язылган бейджиклар тагылган, хаҗиларыбызны югалтып, күңелсез хәлләр килеп чыкканы юк, әлхәмдүлилләһ.

- Узган елгы хаҗ сәфәре фаҗигале хәлләр белән дә тарихка кереп калды...

- Әйе, башта төзелеш краны ауды, аннары шайтанга таш ыргытырга барган җирдә бик күп хаҗилар һәлак булды. Безнең хаҗиларыбызны Аллаһы Тәгалә ул фаҗигалардан саклады. Мин үзем март аенда гына Мәккәгә барып кайттым, узган елгы фаҗигалардан соң анда хаҗ буенча җаваплы министрны алыштырганнар. Яңа министрлары һәм хаҗны оештыручы ведомство вәкилләре белән дә очраштык, кайбер теләкләребезне җиткердек. Алар хаҗ гамәлләрен кылуны югары пофессиональ дәрәҗәдә оештырырга вәгъдә бирделәр.

Айзилә Кәбирова, "Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана