«Бүгенге заманда вакф» VIII халыкара конференциясе уздырыла

06 май 2016 ел 11:44

20 майда KazanSummit кысаларында «Бүгенге заманда вакф» VIII халыкара конференциясе уздырыла.

Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Татарстан Республикасы вакф фонды” оештыра.

Әлеге Марокка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр һәм башка чит илләрдән чакырылган кунаклар катнашында үткәрелүче сөйләшүдә республика вакф фондының эре проектлары тәкъдим ителәчәк. Аерым алганда, Чаллыдагы җәмигъ мәчете, РИИ филиалы, кунакханә, сәүдә йорты  кергән коплекс; Казанда мөселман медицина клиникасы; Лаеш районындагы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәге; Югары Осланда мөселман шифаханәсе комплексы; мохтаҗлар өчен “Зәкят йорты” төзелеше проектлары каралачак.

Шулай ук чит илләр министрлары тәкъдиме белән Татарстанда халыкара вакф советын төзү турында сөйләшү көтелә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана