Азакайда “Пәйгамбәребез эзеннән” дип исемләнгән квест-уенын оештырдылар

10 май 2016 ел 11:09

6 майда Азнакай мөхтәсибәте каршында эшләүче “Иман” мөслимәләр үзәге балалар өчен “Пәйгамбәребез эзеннән” дип исемләнгән  квест-уенын  оештырды. Чара Ак мәчет территориясендә узды.

Балаларга карта буенча яшеренгән биремнәрне табырга һәм аларга таянып Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлына бәйле вакыйгаларны сөйләү тиешле иде. Сәяхәтләре барышында балалар Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән чорга кире кайтып, аның тууына һәм яшьлегенә бәйле кызыклы фактлар белән танышты, беренче Коръән аятьләре иңгән Хира куышында, Кәгъбатуллада булды.

Уен ахырында һәр бала яраткан сүрәсен сөйләде һәм лаеклы бүләген алды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана