"Татар тарихы" islam-today.ru сайтында

10 май 2016 ел 15:44

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты әзерләп чыгарган "Татар тарихы" энциклопедиясе хезмәтләре белән islam-today.ru сайтында танышырга мөмкин булачак. islam-today.ru сайты Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә "Татар тарихы" дип аталган махсус проект башлап җибәрә. 

Энциклопедиянең беренче томы борынгы чорны колачлый. Анда һуннар, төрле төрки каһанлыклар турында сүз бара. Әлеге том барлык төрки халыклар өчен уртак борынгы чорны тасвирлый. Энциклопедиянең бу кисәге 2002 елда ук нәшер ителгән иде.

Икенче том Идел буе Болгар дәүләте һәм Евразия далаларындагы күчмәннәргә багышланган. Бу китап Х гасырдан алып 1236 елга кадәр булган тарихи вакыйгаларны сурәтли. 1236 елда Болгар дәүләте монголлар тарафыннан юк ителә.

Өченче том тулысы белән Идел-Уралда һәм аның янындагы территориядә оешкан Алтын Урда дәүләте тарихын күрсәтә.

Дүртенче томда Алтын Урда таркалганнан соң аның җирлегендә барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләре турында сүз бара. Бу китапта Казан ханлыгы, Касыйм йорты, Себер йорты, Нугай урдасы кебек дәүләтләр турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Бишенче томнан татарларның Русиягә буйсындырылганнан соң тарихы башлана. Әлеге кисәк татар халкы дәүләтчелеген югалтканнан соң XVIII гасыр азагына кадәрге чорны колачлый.

Алтынчы том XVIII-XIX йөзләр чигеннән алып 1905 елга кадәр булган вакыйгаларны үз эченә ала.
Алтынчы томда XIX гасырда Идел-Урал төбәгендә яшәгән татарларның икътисади үсеше дә тикшерелә. Бу чорда татарлар мануфактуралар оештырган, Русия ярминкәләрендә актив катнашкан. Алай гына да түгел – Русия империясе экспортының шактый өлеше көнчыгыш илләргә юнәлтелгән. Һәм мөселман илләре, Урта Азия белән булган сәүдәдә татарларны актив кулланганнар.

Бу томның аерым бүлеге дини институтларга багышланган. Мөселманнарныкы да, татар керәшеннәренеке дә тасвирлана. Җәдидчелек, мәгърифәтчелек хәрәкәтләре турында да укырга мөмкин.

Җиденче том ХХ һәм ХХI гасырлар турында сөйли. 1905 елдан алып 1917 ел инкыйлабына кадәрге татар тарихы. Бу чорда милләтнең социаль-икътисади үсеше. Инкыйлаб барышы. Татар республикасының оешуы, һәм бу республиканың үсеш этаплары аша татар җәмгыятенең үзгәрүе күрсәтелә.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана