Татарстан мөфтие Таҗикъстанда

11 май 2016 ел 11:53

11-12 май көннәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дүшәмбе шәһәрендә  “Ислам динендә гуманитар эшчәнлек һәм халыкара гуманитар хокук нормалары”  дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаша. Әлеге халыкара чараны Таҗикъстан Республикасы Президенты каршындагы Ислам динен өйрәнү үзәге оештырды. Чарада сөйләшү  үзәк директоры Баротзода Фәйзулла җитәкчелегендә үткәрелә.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнары исеменнән сәламләде. Үзенең чыгышын ул Таҗикъстанның рухи мирасына соклануын белдерүдән башлады. “Таҗикъстан бөтен ислам дөньясына үзенең  дин галимнәре, шагыйрьләре, әүлияләре белән билгеле ил. Фарсы-таҗик мәдәнияте – бөтен дөнья мәдәнияте хәзинәсе, мөселман өммәте өйрәнергә, белергә тиешле олы рухи мирас”, - диде.

Алга таба хәзрәт ислам дөньясында халыкара кеше хокукларын яклау үзенчәлекләре хакында сөйләде. “Ислам хокукы кеше тормышының барлык якларын колачлый. Безнең мөселман дини мирасы классик хокук (фикъһ), дингә ышану (гакыйдә)  хезмәтләре һәм башкалар белән генә чикләнми. Ислам барлыкка килүнең беренче гасырларында ук халыкара мөнәсәбәтләр, политология һәм хокук буенча хезмәтләр барлыкка килә. Моңа мисал итеп имам Әбу Хәнифәнең укучысы Мөхәммәд Шәйбаниның «Китаб әс-сийәр әл- кабир» китабын китерергә мөмкин. Әлеге китап нигезендә ислам тәгълимате халыкара институты 12 томлык “Исламда халыкара мөнәсәбәтләр энциклопедиясе”н чыгарды. Мөселман хокукын башка хокук системаларыннан аерып торган үзенчәлеге ул – аның шәхси түгел, ә коллектив кыйммәтләргә юнәлдерелгән булуы.  Ислам һәркемнең хокукларын яклый. Ислам гомумкешелек кардәшлеге, бердәмлеге турында сөйли һәм кешелеклелек кыйммәтләрен дәгъватлый. Аллаһның Китабында әйтелгән: «Ий кешеләр, Без сезне ир вә хатыннан яралттык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып, белер өчен. Дөреслектә, Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез – тәкъвалырак булганыгыз. Дөреслектә, Аллаһ һәр нәрсәне белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар». (“Әл-Хүҗүрат» сүрәсенең 13 нче аяте).  ”, - диде мөфти.

Татарстан мөфтие сәфәре кысаларында Таҗикъстан мөфтие Сәидмөкәррәм Габделкадыйрзадә белән очрашып мөселман өммәтендәге вәзгыять хакында фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана