ТР МДН халыкара конференция уздыра

11 май 2016 ел 15:21

19 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанда “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән дин әһелләре, журналистлар чакырылган әлеге олы чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли торган “Россия – ислам дөньясы”стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан, шулай ук Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында үткәрелә.

Бер урында танылган дин галимнәре, журналистлар, аналитиклар, дин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белгечләре Россия Федерациясендә тыелган террор оешма ДАИШка мәгълүмати каршы тору ысуллары турында сөйләшәчәкләр. Конференция татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылачак, тәрҗемәчеләр җәлеп ителә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана