Казанда “Бүгенге дөньяда вакыф” дигән VIII халыкара конференция узачак

12 май 2016 ел 16:33

20 нче май көнне сәгать 14.00 дә, KazanSummit кысаларында, «Корстон” комплексының “Пушкин” залында  “Бүгенге дөньяда вакыф” VIII халыкара конференция узачак. Чараны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Татарстан Республикасының вакыф” фонды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Чарада Бәһрәйн, Сүрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко, Мисыр, Кувәйт, Катар, Согуд Гарәбстаны, Оман һәм башка җирләрдән министрлар, шулай ук РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнаша.

Конференциядә “Татарстан Республикасы вакыф” фондының эре проектлары презентацияләнәчәк. Аерым алганда, Яр Чаллыда җәмигъ мәчете, мәдрәсә, Россия ислам институты филиалы, кунакханә, сәүдә үзәге белән вакыф комплексы, Казанда мөселман медицина клиникасы, Лаеш районында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен тернәкләндерү үзәге, Югары Ослан районында мөселман санаторий комплексы һәм мохтаҗлар өчен “Зәкят йорты” төзелеше.

Шулай ук, чит ил министрлары инициативасы буенча, конференциядә катнашучыларТатарстан Республикасының Вакыф фонды каршында Россия белән хезмәттәшлек өчен бик кирәкле булган Халыкара вакыф советын булдыру мөмкинлеге хакында фикер алышачак.

Шуны билгеләп узарга кирәк: вакыфлар ул – хуҗаның теге яки бу дини оешмага, керемне хәйрия максатларында куллануга рөхсәт итеп, ышанычлы идарәгә тапшыруы. Вакыфка бирелгән милектән башка максатларда файдалану тыела.

Татарстан Республикасы һәм Россия өчен вакыйлар аша инвестицияләр җәлеп итү социаль әһәмияткә ия проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирә.

Конференция эшендә катнашырга теләүче журналистлар 16 майга кадәр 8 (843) 212-02-79, 89172939706 (Резеда Закирова) номерларга шалтратып  аккредитация үтә ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана